Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстан депутатлары Путинга мөрәҗәгать җибәрде

Депутатлар аны бертавыштан хуплады.

Татарстан парламенты кабул иткән мөрәҗәгатьтә Русия Конституциясенә үзгәрешләрне хуплануы һәм бу илнең үсешенә уңай йогынты ясавы турында әйтелә. Шул ук вакытта Путиннан тел сәясәтенә игътибар итәргә сорала.

Татарстан депутатлары конституция тарафаннын вәгъдә ителгән кайбер гарантияләрнең эшләмәве турында борчылуын белдерә.

"Бу тел сәясәте кебек сизгер өлкәгә кагыла. Элек булачак дип вәгъдә ителгән гомум белем бирү өчен яңа федераль дәүләт белем бирү стандартлары хәзергә кадәр кабул ителмәгән. Әйтелгән стандартларның хәзер булган өлгеләрендә туган телләргә кагылышлы нигезләмәләр шактый томанлы булып кала. Предмет нәтиҗәләре буенча таләпләр барлык уку предметларына да эшләнгән, бары туган тел һәм әдәбиятлар һәм дәүләт телләре өчен алар юк. Алай гына да түгел, дәүләт телләре үзенең статусы ягыннан чит телләрдән дә түбәнгәрәк кала, чөнки ике чит тел өйрәнү мәҗбүри, ә республикаларның дәүләт телләрен өйрәнү – мәҗбүри түгел. Болар һәм тагын берничә проблемлы сораулар озак вакытлар чишелми кала бирә.

Боларга бәйле рәвештә, илнең Конституциясендәге шушыларга кагылышлы нигезләмәләрнең тиешенчә үтәлүенә, тиешле норматив актларны вакытында кабул итүдә федераль дәүләт органнарының җаваплылыгын арттырырга тәкъдим ителә", дип язылган мөрәҗәгатьтә.

Шулай ук Татарстан депутатлары Путинның эшчәнлеге – илнең тотрыклылыгын саклаучы дип бәяләде.

"Сез моңа кадәр берничә тапкыр Русиядә яшәүче халыкларның мәдәнияте, гореф-гадәләре байлык, Ватан көндәшлегенең өстенлеге дип әйткәнегез бар. Канунга кертелгән үзгәрешләр белән дәүләт үз өстенә халыкларның мәдәниятен, үзенчәлекләрен якларга, аларның телләрен саклауда җаваплылык ала. Болар Русия федерализмының конституция принципларын, туган телләрне саклау нормативларын, республикалар тарафыннан үз дәүләт телләрен билгеләүдә көчәйтәчәк, баетачак.

Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертү федераль һәм төбәкләр дәрәҗәсендә кануни яктан системлы тәртипкә салуны таләп итәчәк. Бу эшне үз контролегезгә алугызны сорыйбыз. Сезнең нәтиҗәле эшчәнлелегез ил эчендәге тотрыклылыкны саклауга һәм тышкы сәясәятне ышанычлы алып баруына ышанабыз", дип яза Путинга Татарстан депутатлары.

Мөрәҗәгатьне Татарстан парламенты утырышында катнашкан 98 депутат хуплап тавыш бирде, бер кеше тотылып калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: депутат