Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстан депутаты, 4 бала әтисе хәрби операциягә китте

Бу хакта ул үзенең социаль челтәрендә хәбәр итте.

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев та хәрбиләр рәтендә. Ул үз теләге белән махсус хәрби операциягә китте. Республиканың бер батальоны белән килешү төзегән. Моңа кадәр депутат гуманитар ярдәм күрсәтү максаты белән берничә тапкыр Донбасска барган булган. Хәзер фронт кырларында солдатларга да ярдәм итәргә тели.

-    Килешү буенча хезмәт итеп бетергәч, эшемә кайтырга, хәрби операция зонасына гуманитар экспедицияләр оештыру буенча активрак шөгыльләнергә өметләнәм! Алда эшләр күп. Уртак Җиңүгә  өлеш кертергә тырышачакмын! – дип яза ул. 

Эдуард Шәрәфиевның 4 баласы бар. Иң кечесенә 10 яшь. Депутат әйтүенчә, мондый адымын гаиләсе борчылып каршы ала. 

-    Әлбәттә хатыным борчыла. Ләкин карарымны гаиләм хуплады. Барысы да яхшы булыр дип өметләнәм», – ди ул . 

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Украина махсус операция