«TATZET» платформасында берничә бүлек булачак. Аларның берсе - татар теле сүзлекләренең электрон фонды. Ул аңлатмалы, тәрҗемә, терминологик һәм башка сүзлекләрне үз эченә ала.

Татар матур әдәбияты бүлеге татар язучылары әсәрләрен, аерым фольклор жанрларның текстларын, башка телләрдән татарчага тәрҗемә ителгән матур әдәбият үрнәкләрен үз эченә ала.

«Туган тел» - татар гомумтел бүлегенә әдәби кулланышта булган 150 миллионнан артык татар сүзе керә.

Татарстан топонимнарының электрон каталогына 3920 географик атаманы үз эченә алган комплекслы сүзлек куела.

Моннан тыш, татар сөйләме синтезаторы, ягъни компьютерда язылган текстны тавыш белән әйтү мөмкинлеген тудыручы проект, Microsoft Office, Microsoft Windows, Android, iOS операцион системнары өчен татарча локализация пакетлары да булачак дип белдерә Татарстан Фәннәр академиясе.

«TATZET» Татарстан Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Гамәли семиотика институты һәм академия белән хезмәттәшлек итә торган башка оешмалар катнашында әзерләнгән.

https://www.azatliq.org