Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстан мөфтие Иерусалим белән килеп туган вазгыятькә үз фикерен белдерде

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин АКШ президенты Дональд Трампның Иерусалимны Израиль башкаласы итеп тануы белән килеп туган вазгыятькә рәсми белдерү белән чыкты. Кискен рәвештә шелтәләп, ул Инстаграммдагы үзенең Kamil Samigullin (@kamilhazrat) битендә болай дип яза: "Бу карар күп шау-шу кузгатты. Бигрәк тә мөселманнар арасында. Һәм Россия өммәте дә әлеге мәсьәләдә...

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин АКШ президенты Дональд Трампның Иерусалимны Израиль башкаласы итеп тануы белән килеп туган вазгыятькә рәсми белдерү белән чыкты. Кискен рәвештә шелтәләп, ул Инстаграммдагы үзенең Kamil Samigullin (@kamilhazrat) битендә болай дип яза: "Бу карар күп шау-шу кузгатты. Бигрәк тә мөселманнар арасында. Һәм Россия өммәте дә әлеге мәсьәләдә бар ислам дөньясы белән теләктәшлек күрсәтә. Иерусалим Израиль башкаласы була алмый, чөнки ул - 1,7 миллиард мөселманның рухи башкаласы. Алай гына да түгел: Иерусалим - күпләгән милли һәм дини төркем вәкилләре өчен гомум йорт һәм ватан. Бер халыкныкы гына түгел, күпләгән халыкларныкы ул. Әлеге шәһәр бик тә үзгә дәрәҗәгә ия. Провокация булмыйча, нәрсә соң бу? Шушы төбәктә тынычлыкка ирешү өчен куелган барлык тырышлыкны бетерәләр, һәм бу бар ислам дөньясына куркыныч тудыра". Шулай ук мөфти хәзрәт үзенең укучыларына "Гыймран гаиләсе" сүрәсен дә искә төшерә: "Төшенкелеккә бирелмәгез һәм күңелегезне төшермәгез. Мөселманнар булсагыз, сез югары торасыз".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев