Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстан мөфтие Коръәни-Кәримнең тулы аудиоязмасын яздырды

"Хозур" нәшрият йорты "Азан" радиосы белән берлектә Коръәни-Кәримнең тулы аудиоязмасын төгәлләде. Язма өчен Изге китапны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин укыды. Бу бик тә үзенчәлекле диск, чөнки ул бүгенге көндә Россиянең хафиз мөфтие Коръәнне тулысынча укып яздырган бердәнбер аудиокоръән булып тора.

Аудиоязманы әзерләү Бөтендөнья коръән-хафизлар әзерләү оешмасы вәкиле шәех Хәсән Хәдия күзәтчелегендә алып барылган. Һәр язма җентекләп кабат-кабат тикшерелгән. Бу проект - Коръәни-Кәримнең тулы аудиоязмасы һәр мөселманга файда китерер, мөгаллимнәргә эшләрендә ярдәмлек булыр, күңелләргә Коръән сүзләрен җиткерер дигән нияттә тормышка ашырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X