Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстан мөфтияте яңа елдан бушлай татар теленә өйрәтү курслары ача

2018 елдан Диния нәзарәте "Без татарлар" дип аталган бушлай татар теле курслары ачып җибәрәчәк. Бу хакта республика мөфтие Камил Сәмигуллин "Галиев" мәчетендәге матбугат очрашуында белдерде. "Без чигенмибез, без артка борылмыйбыз, татар теленә кагылышлы чаралар уздыруны дәвам итәчәкбез", диде мөфти. Башта курслар ун мәчеттә ачылачак. "Киләчәктә география киңәячәк", диде Сәмигуллин. Мөфти...

2018 елдан Диния нәзарәте "Без татарлар" дип аталган бушлай татар теле курслары ачып җибәрәчәк.

Бу хакта республика мөфтие Камил Сәмигуллин "Галиев" мәчетендәге матбугат очрашуында белдерде. "Без чигенмибез, без артка борылмыйбыз, татар теленә кагылышлы чаралар уздыруны дәвам итәчәкбез", диде мөфти. Башта курслар ун мәчеттә ачылачак. "Киләчәктә география киңәячәк", диде Сәмигуллин.

Мөфти сүзләренчә, курсларга кем тели, шул килә ала. Укыту өч ай дәвам итәчәк. Камил Сәмигуллин "сөйләм татар теле өйрәтеләчәк," дип белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев