Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстан Президенты ана капиталыннан файдалану мөмкинлекләрен киңәйтү тәкъдиме белән Дәүләт Думасына мөрәҗәгать итәргә җыена

31 мартта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан бизнес-омбудсменының районнардагы вәкилләре белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов очрашу барышында Дәүләт Думасына ана капиталын файдалану мөмкинлекләрен киңәйтү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итәргә ниятләвен белдерде. Республика җитәкчесе ата-аналарга өстәмә белем бирү белән шөгыльләнгән эшкуарларның хезмәтләрен ана капиталы ярдәмендә түләүне рөхсәт итәргә кирәк дип саный.

Очрашу вакытында әлеге мәсьәләне Татарстан бизнес-омбудсменының Бөгелмә районындагы иҗтимагый вәкиле Диана Миндубаева күтәреп чыкты. Бөгелмә районында бер ана баласын укырга өйрәтүне сорап шәхси эшмәкәргә мөрәҗәгать итәргә һәм хезмәтләр өчен ана капиталыннан бер өлешен файдаланырга теләвен белдергән. Әмма закон буенча бу мөмкин түгел. Бары тик юридик затка гына мөрәҗәгать итәргә ярый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев