Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда «Рәхмәт, укытучы!» акциясе үтә

Чара кысаларында педагогларның традицион август киңәшмәләрендә укытучыларны котлап открыткалар, чәчәкләр тапшырачаклар.

Татарстан яңа уку елына багышланган «Рәхмәт, укытучы!» Бөтенроссия акциясенә кушылды. Чара 17-31 августта Россиянең 79 төбәгендә узачак. Бу хакта РФ Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Акцияне Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте оештыра. Аның вәкилләре педагогларның традицион август киңәшмәләрендә укытучыларны котлап открыткалар, чәчәкләр тапшырачак һәм мөһим эш башкарганнары өчен рәхмәт белдерәчәк», - диелә хәбәрдә.

Республикабызда исә мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе пленар утырышы 19 августта Яшел Үзәндә узачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгариф