Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстан урманнарында аномаль эсселек аркасында авиапатрульләр оештырылды

Моннан тыш, республикада 11 мең гектар мәйданда урманнардагы вазгыятьне җир өсте патрульләре күзәтә. Янгын куркынычы янаган чорда Татарстанның урман фондында көн саен мониторинг һәм авиапатруль оештырылган.

Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов хәбәр итте.
«Без көн саен урманнардагы хәлләрне күзәтәбез. Һавадан авиапатрульлек һәм җир өсте патрульлеге гамәлгә ашырыла. Температура фонын күзәтәбез, ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән якындагы көннәрдә фаразланган мәгълүмат алабыз. Самолетта һөнәри очучы-күзәтүче катнашында очып узабыз. 21 июньдә ул „зур түгәрәк" буенча очып узды. Очыш вакыты алты сәгатьтән артык, маршрут озынлыгы 800 километрдан артык булды», - диде ул.
Урман хуҗалыгы министрлыгы «Авиатор» авиация уку үзәге белән урман фондын авиапатрульләү буенча хезмәт күрсәтүгә контракт төзеде. Авиапатрульләү алдан расланган маршрутлар буенча 1,2 млн гектардан артык мәйданда «Cessna 172» һава судносында үткәрелә. Моннан тыш, республикада 11 мең гектар мәйданда урманнардагы вазгыятьне җир өсте патрульләре күзәтә. 

Фото: vlv-mag.com
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аномаль жара

2
X