Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстан вузларына максатчан кабул итү узган ел дәрәҗәсендә кала

Татарстан территориясендәге югары уку йортларына максатчан кабул итү узган ел дәрәҗәсендә кала. Максатчан кабул итүгә, кагыйдә буларак, бюджет урыннарының 15 проценты бүлеп бирелә. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында уздырылган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов хәбәр итте.

Очрашуда шулай ук республиканың әйдәп баручы вузлары җитәкчелеге катнашты. Казан федераль университетының беренче проректоры Рияз Минзарипов КФУда, гомумән алганда, бюджет урыннарның арту тенденциясе күзәтелүен билгеләп үтте. Әмма бу, нигездә, магистратура программаларына кабул итү күләме арту белән аңлатыла. Бакалавриат программалары буенча федераль бюджеттан каралган түләүсез урыннар саны, узган ел белән чагыштырганда, 167гә кимегән. Магистратура программаларына кабул итүгә исә, киресенчә, 218гә арткан.

Проректор әйүтүенчә, хәзерге вакытта мәгариф өлкәсендәге дәүләт сәясәте югары белем бирү системасын оптимальләштерүне күз уңында тота. Нәтиҗәдә, вузларда социогуманитар юнәлешләргә бюджет урыннары кыскара, өстенлек инженер-техник юнәлешләргә бирелә.

"Быел Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы максатчан кабул итүгә квоталарны катгый рәвештә кыскартты. Безнең университетта әзерлекнең 25 юнәлеше буенча максатчан кабул итү бөтенләй каралмаган. Бу - юриспруденция, икътисад, менеджмент, дәүләт һәм муниципаль идарә, халыкара мөнәсәбәтләр, Көнчыгышны өйрәнү, филология, лингвистика, тарих һәм башкалар. Техник физика, биотехник системалар һәм технологияләр, инноватика кебек кайбер техник юнәлешләр буенча да максатчан кабул итүнең гамәлдән чыгарылуы гаҗәпкә калдырды", - дип сөйләде Рияз Минзарипов.

Казан илкүләм тикшеренү техник университеты - КАИ ректоры Альберт Гыйльметдинов үзе җитәкчелек иткән вузда бюджет урыннары санының ел саен, күпкә булмаса да, әмма арта баруын әйтте. Соңгы 3 елда КАИга гариза тапшыручыларның 23 процентка артуы күзәтелгән.

"Соңгы елларда без бюджет урыннарын арттыруга ирештек", - диде Казан илкүләм тикшеренү технологик университеты - КХТИ ректоры Герман Дьяконов. Ул китергән саннарга караганда, быел вузга 4365 бюджет урыны бүлеп бирелгән (2201е бакалавриат, 159ы специалитет, тагын 2005е магистратура программаларына).

Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алексей Созинов сүзләренчә, быел КДМУда 2,1 мең бюджет урыны каралган (1,2 меңе бакалавриат һәм специалитет, калганнары интернатура, ординатура, аспиратура программалары буенча).

"Безнең университетта максатчан кабул итү дәрәҗәсе шактый югары. Специалитет программасы буенча максатчан кабул итү 65 процент, интернатура программасы буенча 100 процент тәшкил итә", - дип билгеләп үтте ректор. Аның сүзләренчә, Казан дәүләт медицина университеты, урта махсус белем бирү йортлары чыгарылышлары - һөнәрләре буенча эшләүче урта медицина звеносы хезмәткәрләре арасында быел да аерым конкурс оештыра. Алар вузга укырга кергәндә урта һөнәри белем стандартлары нигезендә сынау узачак.

Алексей Созинов югары уку йортларының абитуриентларга өстәмә сынаулар уздыру мөмкинлегенә ия булуын искәртте. Әмма КДМУ бу мөмкинлектән файдаланмаска булган. Аның каравы, ректор абитуриентларның шәхси уңышлары исәпкә алыначагын билгеләп үтте.

Очрашуда ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов әйтүенчә, югары уку йортына кергәндә, мәктәп тәмамлаучының, БДИ нәтиҗәләреннән тыш, урта гомуми белем бирү йортын яхшы билгеләренә генә тәмамлавы турындагы аттестаты, Халыкара һәм Бөтенроссия фән олимпиадаларында катнашуы, Олимпия, Паралимпия уеннары чемпионы, призеры статуысына, Европа һәм дөнья чемпионы исеменә, "Хезмәткә һәм оборонага әзер" ("ГТО") Бөтенроссия физик культура-спорт комплексының алтын медаленә ия булуы, волонтерлык хәрәкәтләрендә актив катнашуы быел да исәпкә алыначак. Йомгаклау иншалары нәтиҗәләрен исәпкә алу-алмау турында карарны исә һәр вуз мөстәкыйль кабул итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев