Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстан юлларын кардан чистартырга 679 берәмлек махсус техника чыккан

Татарстанда федераль һәм төбәк әһәмиятенә ия автомобиль юлларын кардан чистартырга 679 берәмлек махсус техника чыккан. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә. Аерым алганда, республикадагы федераль әһәмияткә ия автомобиль юлларын 173 берәмлек махсус техника кардан арындыра. Төбәк әһәмиятенә ия автомобиль юлларында 506 берәмлек техника эшли. «Хәзерге вакытта,...

Татарстанда федераль һәм төбәк әһәмиятенә ия автомобиль юлларын кардан чистартырга 679 берәмлек махсус техника чыккан. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә.

Аерым алганда, республикадагы федераль әһәмияткә ия автомобиль юлларын 173 берәмлек махсус техника кардан арындыра.

Төбәк әһәмиятенә ия автомобиль юлларында 506 берәмлек техника эшли.

«Хәзерге вакытта, узган тәүлекне дә исәпкә алып, 1,6 мең тонна ком-тоз катнашмасы кулланылган», - диелә министрлык хәбәрендә.

Татарстанда бозлакыкка каршы материаллар кыш буена җитәрлек итеп әзерләнгән, шуның 387 мең тоннасын ком-тоз катнашмасы тәшкил итә.

Исегезгә төшерәбез, бүген Татарстанда 18.00 сәгатькә кадәр шторм кисәтүе игълан ителде.

Республикада көчле буран 4 февральдә 20.40 сәгатьтә башланды һәм әле дә дәвам итә. Казанда 12 сәгать эчендә айлык явым-төшемнең 79 проценты күләмендә кар яуды.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/02/05/157405/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев