Татарстан юлында автобус белән җиңел машина катнашында фаҗига булган
Яңалыклар тасмасы

Татарстан юлында автобус белән җиңел машина катнашында фаҗига булган

Татарстан юлында автобус белән җиңел машина бәрелешкән. Бу хәл Яшел Үзән районында була. Раифа-Күлбаш юлының 11 нче чакрымында пассажир автобусы руль артында 23 яшьлек кыз утырган җиңел машина белән бәрелешә. Кыз ашыгыч ярдәм машинасы килеп җиткәнче үлә. Автобустагы биш пассажир, шул исәптән 7 яшьлек бер бала тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә...

Татарстан юлында автобус белән җиңел машина бәрелешкән. Бу хәл Яшел Үзән районында була. Раифа-Күлбаш юлының 11 нче чакрымында пассажир автобусы руль артында 23 яшьлек кыз утырган җиңел машина белән бәрелешә.

Кыз ашыгыч ярдәм машинасы килеп җиткәнче үлә. Автобустагы биш пассажир, шул исәптән 7 яшьлек бер бала тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә салына, дип хәбәр итә "Әлмәт таңнары".

http://matbugat.ru/news/?id=18305

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев