Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда 140 мең кешегә пенсияләрен 2 тапкырга арттырачаклар

Мондый үзгәреш кемгә кагыла?

Россиянең социаль фонды 80 яшен тутырган һәр кешегә картлык буенча иминият пенсияләрен 2 тапкырга арттырачак. Бүген андый пенсия күләме 7 мең ярым сумны тәшкил итә. Арттырган очракта 15 мең сумнан артык булачак. 

"Картлык буенча пенсия күләме фиксацияләнгән түләүләр артуы нәтиҗәсендә арттырыла. 80 яшь тулуы турында бернинди дә гариза таләп ителми. Социаль фонд  80 яше тулган пенсионерның пенсиясен мөстәкыйль рәвештә арттыра", - ди ТР буенча Россиянең социаль фонды җитәкчесе Эдуард Вафин. 

Туендыручысыз калган кешеләргә, инвалидлык яисә картлык буенча социаль пенсия алучыларга бу үзгәрешләр кагылмый. 

80 яшькә җиткән 1нче төркем инвалидлар да картлык буенча пенсия артуына өметләнә алмый. Аларга болай да түләүләр арттырылып түләнелә, ди социаль фонд белгечләре. 

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда 80 яшен тутырган 140 мең кеше яши. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация