Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда аграр юнәлеш студентларының бөтенроссия форумы старт алды

Татарстанның Лаеш районында «Звездный» укыту һәм савыктыру үзәге базасында «КАЙТАМ» Бөтенроссия форумы старт алды. Чарада 150 аграр юнәлеш студенты катнаша, шуларның 70ен Россиянең 35 төбәге, 80 сен Татарстан Республикасы тәкъдим итә. Моннан тыш, 600 катнашучы "Авыл көче" кушымтасы аша онлайн тоташтырылган.

Ачылыш «Кайтам: дипломнан алып хезмәт хакына кадәр» темасына түгәрәк өстәл форматында узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре буенча министр Тимур Сөләйманов, Казан дәүләт аграр университеты ректоры Айрат Вәлиев катнашты, онлайн рәвештә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Авыл территорияләрен үстерү департаменты директоры Ксения Шевёлкина кушылды.

Очрашуда эшкә урнашу, хезмәт хакы һәм яшь белгечләр өчен мөмкинлекләр мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Форум беренче тапкыр уздырыла һәм 16 сентябрьгә кадәр барачак. Катнашучылар бер җитештерү яки азык-төлек темасы белән берләштерелгән тематик «авыллар» - бергәлекләр составында яши һәм белем алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: форум