Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда атна ахырында яшенле яңгырлар көтелә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе алдагы көннәргә һава торышы фаразын әзерләде. Шулай итеп, атна ахырында республикада яңгыр явачак һәм яшенле яңгырлар көтелә.

Сишәмбе, 14 июньдә, Татарстан югары атмосфера басымы астында булачак. Явым-төшем булу ихтималы аз. Температура төнлә 4-9 градустан югарырак була. Көндез термометрлар +22 градустан +27 градуска кадәр күрсәтәчәк.

Чәршәмбе, 15 июнь көнне, республиканың көнбатыш районнарында кыска вакытлы яңгыр, яшен һәм секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил күзәтелә. Төнлә һава температурасы +8..+13 градус булачак. Көндез  +24..+29 градус фаразлана.

Пәнҗешәмбе, 16 июньдә, шулай ук яшенле яңгыр булуы ихтимал. Төнлә температура +12..+17 градус, көндез +23..+28 градус була.

Алдан фаразлаулар буенча, җомга һәм шимбә көннәрендә Татарстанда яңгыр, шулай ук яшенле яңгыр көтелә. Көндез һава температурасы +20 градустан +25 градуска кадәр булачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X