Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда балалар бакчалары өчен бәя арта

Татарстанда 2021 елның 1 гыйнварыннан балалар бакчасы өчен уртача һәм максималь түләү күләме үзгәрәчәк

Тиешле карарларга ТР премьер-министры Алексей Песошин кул куйды инде. Документларда мәктәпкәчә белем бирү программасын тормышка ашыручы дәүләт һәм муниципаль белем бирү оешмаларында балаларны караган өчен ата-аналарга түләү күләмнәре күрсәтелгән.

Хәзерге вакытта, әгәр балалар бакчасы 10,5 сәгать эшләсә һәм гаиләдә 2 айдан алып 3 яшькә кадәр өч бала булса, айлык түләүнең уртача күләме балага 1838 сум тәшкил итә. Әгәр балалар өчтән күбрәк булса, 918 сум.

2021 елдан уртача күләм 1912 һәм 956 сум тәшкил итәчәк.

Сүз уңаеннан, шул ук вакытта бер бала өчен түләүнең максималь күләме кимиячәк. Агымдагы елда бәя 3376 сум булса, киләсе елдан ул 2967 сумга кадәр кимиячәк.

Чыганак: Казанферст

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев