Татарстанда бер атна эчендә чәй һәм аракыга бәяләр арткан
Татарстан статистика идарәсе бәяләр мониторингын уздырды.
Ярымысланган казылык кыйммәтләнде - килограммы 450,62 сумнан 454,7 сумга кадәр күтәрелде, ак май - 582,4 сумнан 585,49 сумга кадәр, һәм коры балалар катнашмасы - 847,08 дән алып 852,09 сумга кадәр.
Бәяләр арту буенча исә беренче урыннарда кара чәй - 849,58 дән 859,21 сумга кадәр артты һәм аракы (литр өчен) - 576,16 дан 584,29 га кадәр арту күзәтелде.
Фото: https://pixabay.com/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев