Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда бер ир-ат елгада коенганда батып үлгән

7 августта Мамадышның Нократ елгасында ир-ат баткан. Хәбәр ашыгыч хезмәтнең 112 номерына 16:30 сәгатьтә килеп ирешкән.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, фаҗига урынына 5нче зональ эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре килгән һәм яр буеннан ун метр ераклыкта 34 яшьлек ир-атның мәетен тапканнар. Аны полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.

Билгеле мәгълүматлар буенча, ир-ат исерек килеш җиһазланмаган урында коенырга булган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев