Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда хатын-кызны поезд бәрдергән - ВИДЕО

Фаҗига Биектау районында булды. Биредә тимер юлда 27 яшьлек хатын-кызның гомере өзелде.

Татастанның Биектау районында кичә, 1 августта, фаҗига булды. Биредә тимер юлда 27 яшьлек Норлат районы Чулпан авылы кызының гомере өзелде. Ул поезд бәрдерү нәтиҗәсендә һәлак булды. 

21:53 минутта булган вакыйганы видеокүзәтү җайланмалары төшереп ала. Аннан күренгәнчә хатын-кыз наушникларда була һәм кем беләндер телефоннан сөйләшә. Шуңа да ул поезд якынлашканын иң соңгы мизгелдә генә күреп ала һәм йөгереп чыгарга була. Тик өлгерми кала. Поезд аны бәрдереп китә. 

Кызның туганнарын социаль челтәрләр ярдәмендә табалар. Фаҗига урынына аның апасы һәм абыйсы килә. 

фото:  novostipmr.com

видео: 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига