Татарстанда боз явуы ихтимал
Җилнең тизлеге дә кайбер вакытларда секундына 17-22 метрга кадәр җитәргә мөмкин, ди синоптиклар.
Бүген, 27 июнь көнне, Татарстанда яшенле яңгыр, җил һәм боз явуы көтелә, дип кисәттеләр Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә.
Көндез һәм кичен республикада урыны белән яшен булуы көтелә. Шулай ук җилнең тизлеге кайбер вакытларда секундына 17-22 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Моннан тыш, синоптиклар кайбер урыннарда боз явыр дип фаразлый.
Төнлә һаваның минималь температурасы +7..+12 градуска кадәр булачак. Көндез +24..+29 градус җылылык көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев