Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең су объектларында кешеләрнең куркынычсызлыгы бүлеге башлыгы Регина Гаязова хәбәр итте.
«Ел башыннан бирле Татарстандагы су объектларында 41 кеше һәлак булган. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 19 процентка кимрәк», – диде ул. Регина Гаязова әйтүенчә, быелгы су коену сезоны башланганнан бирле республикада 28 кеше батып үлгән. «Узган елның шушы ук чорында 33 кеше һәлак булган», – диде ул.
Чаллыда узган атнада бер ир-ат, аңа кадәр 15 яшьлек яшүсмер батып үлде.
Нет комментариев