Чаллыда Кама елгасында бер ир-ат батып үлде
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Кама елгасында бер ир-ат батып үлде

Аңа 41 яшь булган.

Бүген коткаручылар Чаллыда, Кама елгасының Комсомол районы территориясендә 41 яшьлек ир-атның мәетен таптылар. Ул ярдан 10 метр ераклыкта булган.
Якынча мәгълүматлар буенча ул тиешсез урында су кергән. 
Исегезгә төшерәбез, июль башында «Чаллыяр» поселогында 15 яшьлек бала батып үлде. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


су елга фаҗига батып үлде

Нет комментариев