Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда финанс грамоталылыгын онлайн өйрәтәчәкләр

«Финанс грамоталылыгының Онлайн-дәресләре»проектының көзге сессиясе башланды. Анда 6-11 сыйныф укучылары, шулай ук Татарстанның һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары катнаша ала. Дәресләр финанс өлкәсендә Россиянең әйдәүче экспертлары катнашында узачак.

Өйрәнү өчен 19 Тема тәкъдим ителәчәк. Укытучылар-Россия Федерациясе Үзәк банкы экспертлары, Россия Финанс министрлыгы вәкилләре, Россиянең эре финанс компанияләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре.
Вебинарларда лекторлар шәхси финанс планлаштыру, инвестицияләү һәм иминиятләштерү, салым органнары һәм пенсия системасы белән үзара хезмәттәшлек, кредит бирү һәм банк кертемнәренең үзенчәлекләре турында сөйләячәкләр. Финанс базарында куркынычсызлык кагыйдәләренә аерым игътибар биреләчәк.
«Финанс грамоталылыгы нигезләрен балачактан ук салырга һәм укуларын гомер буе дәвам итәргә кирәк. Онлайн-дәресләр Татарстанның теләсә кайсы почмагыннан, шул исәптән ерак торак пунктлардан өлкән сыйныф укучыларына белем алу мөмкинлеге бирә. Мондый укыту зур мультипликатив эффектка ия: алган белемнәрен укучылар гаиләләр һәм танышлары белән бүлешәләр, алар да финанс культурасы дәрәҗәсен арттыралар. Шуңа күрә алда торган көзге сессиядә мөмкин кадәр күбрәк укучыларның катнашуы мөһим», – дип билгеләп үтә Россия Банкының Идел – Нократ баш идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Милли банкы бүлеге идарәчесе Марат Шәрифуллин.
Онлайн-дәресләргә интернет челтәренә керү мөмкинлеге булган теләсә кайсы белем бирү учреждениесе тоташа ала.

Онлайн-дәреснең кызыклы темасын сайларга һәм проектта катнашуның барлык нечкәлекләрен түбәндәге адрес буенча белергә мөмкин: http://dni-fg.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев