Татарстанда иң кыйммәтле йортның бәясе -  тәүлегенә 115 мең сум
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда иң кыйммәтле йортның бәясе - тәүлегенә 115 мең сум

Казанда элиталы өч катлы йортны арендалау турында белдерү барлыкка килгән.

Торак арендалау буенча сайтларның берсендә чыккан белдерүдә өч катлы йортны арендалау тәүлегенә 115 мең сум тәшкил итә, диелгән.

Бу объект Авиатөзелеш районында урнашкан. 700 кв. м мәйданлы йортта  10нан артык бүлмә, мунча һәм бассейн бар.

Хуҗалар йортны масштаблы чаралар өчен идеаль урын буларак күрсәтәләр. Йорт 50 һәм аннан да күбрәк кунакны сыйдыра ала. Заманча территориядә беседка бар, чыршылар утыртылган, ә юлларга брусчатка җәелгән. 

Арендага бирүче бәянең кунаклар санына бәйле булуын һәм керү вакытына карап, бәйрәмнәрдә үзгәрергә мөмкинлеген әйтә.

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


акча белдерү Иң кыйммәтле

Нет комментариев