Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда ир-ат элеккеге хатынын һәм аның кызын көчләүдә шикләнелә

Җинаятьче хатын-кызны көчләп машинага утырта һәм алып китә.

Сишәмбе көнне полиция балигъ булмаган һәм аның әнисен көчләүдә гаепләнүчене тоткарлаган. Ул бүген Юдино бистәсендә җинаять кылган. Ирне Марий Элдагы Сотнур бистәсендә тапканнар.

Тикшерү версиясе буенча, бүген көндез 44 яшьлек ир Юдино бистәсендәге элек бергә яшәгән хатынның өенә керә. Анда ул хатынның 13 яшьлек улы һәм 16 яшьлек кызы белән очраша. Аларга пычак белән янап, элек хөкем ителгән ир кызны көчләгән, дип хәбәр итә Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәте.
Әнисе әйләнеп кайткач, аны кыйнап, шулай ук көчләгән,дип уйлый тикшерү. Шуннан соң җинаятьче хатын-кызны көчләп машинага утырта һәм аны алып китә.

Хәзерге вакытта РФ ҖК 131 маддәсенең 3 өлеше (балигъ булмаганнарны көчләү) һәм РФ ҖК 126нчы маддәсе (Кеше урлау) буенча җинаять эше кузгатылган.

18+
Чыганак Реальное время

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев