Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда кар машинасын йөртүче тепловоз астында калып һәлак булган

Кичә 10 сәгать 39 минутта бердәм 112 номерына Татарстанның Әлмәт районында һәлакәт булуы турында ашыгыч хәбәр килеп ирешә. Әлеге районның Яңа Суркин авылы янында тимер юл перегонында тепловоз кар машинасын бәрдергән була. Медиклар урынга көчкә барып җитәләр, чөнки тимер юл буенда автомобиль юлы юк. Алар үзләре утырып барган маневрлы тепловоз...

Кичә 10 сәгать 39 минутта бердәм 112 номерына Татарстанның Әлмәт районында һәлакәт булуы турында ашыгыч хәбәр килеп ирешә. Әлеге районның Яңа Суркин авылы янында тимер юл перегонында тепловоз кар машинасын бәрдергән була. Медиклар урынга көчкә барып җитәләр, чөнки тимер юл буенда автомобиль юлы юк.

Алар үзләре утырып барган маневрлы тепловоз белән зыян күрүчене клиник үлем хәлендә алып кайталар һәм Әлмәт шәһәре медсанчастена озаталар.

56 яшьлек ир юлда барганда җан бирә һәм аны Лениногорск моргына илтергә туры килә. Ир кешенең муен сөяге һәм аяклары сынган була, дип хәбәр иткән "Әлмәт таңнары" газетасы.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев