Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда карның кайчан туктаячагын әйттеләр

Якын көннәрдә Арктик циклон киләчәк.

Төньяк Атлантикадан гаять зур циклон атмосфера фронтлары белән Татарстанга аномаль җылылык һәм мул кар алып килде. Әмма якындагы көннәрдә һава торышының характеры үзгәрәчәк, дип фаразлый Казан федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев.

«Кар циклоны хәзер акрынлап көнчыгышка күчә. Арктик циклон киләчәк, шуңа күрә атна ахырына температура климат нормасыннан түбәнрәк була. Алдагы көннәрдә явым-төшемнәр туктый һәм сизелерлек салкынайта», - ди ул.

Мисал өчен, шимбә һәм якшәмбе куннәрендә Чаллыда төннәрен - 24 градуска кадәр суытачак. 

Шулай ук киләсе атнадан Атлантикадан җылы һаваның яңа порциясе киләчәк, шуның аркасында кабат кар яварга мөмкин, дип белдерде спикер. Елның салкын вакыты әле тәмамланмый, ә бу әле кар явачак дигәнне аңлата, дип өстәде Переведенцев.

«Климат буенча тәүлеклек уртача температураның ноль билгесе аша яз ягына күчүе гадәттә 31 марттан 3 апрельгә кадәр була. Шулай булгач, алда тагын ике карлы ай», - диде Казан федераль университеты профессоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев