Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда кайдагы сәүдә үзәкләре янә эшли башлаячагы билгеле булды

ТР ның кайсы районнарында сәүдә үзәкләре ачылачагы билгеле булды, исемлек ТР Хөкүмәте карарында барлыкка килде.

Шулай итеп, 5 июньнән сәүдә үзәкләре янә Әгерҗе, Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Әлки, Апас, Арча, Әтнә, Балтач, Югары Ослан, Биектау, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Яңа Чишмә, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба, Сарман, Спас, Тәтеш, Тукай, Теләче, Чирмешән һәм Ютазы районнарында эшләячәк.

Шул ук вакытта сәүдә залында 4 кв.метрга 1 кеше (хезмәткәрләрне дә кертеп) булырга тиеш.

Элегрәк республика хакимиятеннән авыл СҮ ачуларын сорадылар, чөнки зур булмаган торак пунктларда сәүдә комплекслары җирле халык өчен кирәкле товарларны сатуның бердәнбер пункты булып тора.

Исегезгә төшерәбез, республикада сәүдә үзәкләре март азагыннан коронавирус эпидемиясен профилактикалау кысаларында ябылган иде.

Чыганак: Вечерняя Казань

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев