Татарстанда көчле җил булыр дип көтелә 
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда көчле җил булыр дип көтелә 

ТРда төньяк-көнчыгыштан секундына 15-18 метр тизлектә булган салкын көчле җил булуы ихтимал.

Шимбә, 5 июнь көнне, алмашынучан болытлы һава, явым-төшемнәрсез булыр дип көтелә. 
Җил төньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан секундына 6-11 метр тизлектә, төнлә исә көчәеп 15-18, иртән секундына 14 метр тизлеккә кадәр җитәчәк.
Төнлә һава торышы +8..+11˚, көндез исә +20..+24˚ җылы булачак.

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Һава торышы

Нет комментариев