Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда «Хизб ут-Тәһрир» террорчылык оешмасының ундүрт әгъзасы тоткарланган

Татарстанда Россиядә тыелган «Хизб ут-Тәһрир әл-Ислами» халыкара террорчылык оешмасының ундүрт әгъзасы тоткарланган, дип хәбәр иттеләр Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән

«Татар-информ» язуынча, террорчылык оешмасында катнашучылар Казанда һәм республика районнарында яшәгән. Бүген аларны кулга алганнар.

Тоткарлау операциясендә Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсе, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы, Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Омск һәм Ульяновск өлкәләре буенча идарәләре, шулай ук полиция һәм Росгвардиянең территориаль бүлекләре хезмәткәрләре катнашкан.

Тоткарлу һәм тентүләр Казан, Ульяновск һәм Омскида ундүрт адрес буенча үткәрелгән. Тентүләр вакытында күпсанлы тыелган әдәбият, оешмага яңа әгъзаларны җәлеп итү буенча хисаплар табылган.

Шулай ук оешма әгъзаларының Татарстан мөселманнары арасында Конституциягә каршы пропаганда алып баруын раслый торган документлар конфискацияләнгән. Тоткарланучылар арасында ячейка лидерлары да бар.


Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев