Татарстанда коточкыч авария булган
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда коточкыч авария булган

Анда берничә кеше үлгән.

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе кичә Чистай районында юл-транспорт һәлакәте булуын хәбәр итте. Казан-Оренбург трассасының 125нче километрында булган авариядә өч кешенең гомере өзелгән.

Якынча мәгълүматлар буенча «ВАЗ» машинасын йөртүче каршы як полосага чыккан һәм «Scania» йөк машинасы астына барып кергән. Соңгысы жигули артыннан барган BMW машинасы белән бәрелешкән.

Нәтиҗәдә, «ВАЗ», BMW йөртүчеләре һәм чит ил машинасындагы пассажир алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән.
 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


кайгылы хәбәр юл-транспорт һәлакәте үлем-китем

Нет комментариев