Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда кышкы каникулларны озайтмаячаклар

Илсур Хадиуллин «Бу хакта сөйләшүләр хәтта бармый», - дип ассызыклады.

 

Татарстанда коронавирус пандемиясе аркасында мәктәп укучылары өчен кышкы каникулларны озайтмаячаклар.Бу хакта республиканың Мәгариф һәм фән министры Илсур Хадиуллин хәбәр итте.

Ул билгеләп үткәнчә, закон буенча каникуллар вакыты уку елы дәвамында 30 көн тәшкил итә, ә Татарстанда мөмкин кадәр күбрәк вакытны язгы вакытка калдырырга планлаштыралар. Илсур Хадиуллин моны балалар һәм укытучыларның уку елы дәвамында арулары белән аңлатты.

- Каникулларны озайту турында, сөйләшүләр  бармый. Без кышкы каникуллардан соң язгы каникулларга күбрәк вакыт калдырабыз, чөнки балалар һәм укытучылар арыган, - дип аңлатты Татарстан мәгариф министры.

Чыганак: Казанферст 

Фото ачык чыганаклардан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: зима каникул