Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда М7 трассасы тирәсендә табылган кыз мәетенең шәхесен ачыклауда ярдәм кирәк 18+

Мәрхүмә турында мәгълүматы булган һәркемнән полициягә мөрәҗәгать итүен үтенәләр.

Татарстанның Югары Ослан районында М7 трассасы янында бер кыз мәете табылган. Тикшерүчеләр аның шәхесен ачыклауда ярдәм сорый. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Эчке эшләр министрлыгының «Югары Ослан» районара бүлегендә сөйләделәр.

24 июльдә «Свияга» бакчачылык ширкәте тирәсендә, М7 трассасыннан 2 км ераклыкта бер хатын-кыз мәете табылган. «Үтерү» турында җинаять эше ачылган. 

Мәрхүмәгә карап торышка 20-25 яшь, буе 150 см, чәчләре коңгырт-соры төстә. Кызның өстендә караңгы-соры төстәге калын кофта, кызыл футболка, анда чит телдә язулар бар, сыланып тора торган караңгы-соры чалбар, ак рәсем төшерелгән зәңгәр оекбашлар.

Кызның үзенчәлекләре билгеләре — аның бите асимметрик, өске казналыгында дефектлар бар. Өске казналыгы алга таба чыгыбрак тора. Аскы казналыгында тешләре дөрес урнашмаган, казналыклары тулысынча ябылып бетми.

Мәрхүмәне таныган яки аның турында мәгълүматы булган һәркемнән «Югары Ослан» тикшерү бүлегенә мөрәҗәгать итүен яки 8 (84379) 2-12-82; 79046758294 телефоннарына шалтыратуын сорыйлар. 

 

 

 

Фото: пиксабай 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев