Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда табигать саклау таләпләрен бозучыларны авиация ярдәмендә күзәтәчәкләр

«Республикада санитар-экологик икеайлыкта Горький һәм Куйбышев тимер юлларының Казанга караган участокларын һәм янәшәдәге территорияне комиссия белән тикшерү оештырылачак», — ди Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков.

Татарстанда санитар-экологик икеайлык вакытында табигатьне саклау өлкәсендәге таләпләрне бозу очракларын булдырмас өчен, патрульләр саны артачак, хокук бозучыларны самолеттан күзәтәчәкләр.

«Икеайлык барышында барлык күзәтчелек органнарына үз вәкаләтләре кысаларында хокук бозу очракларын ачыклау эшен көчәйтергә кирәк. Авиация белән күзәтү, Горький һәм Куйбышев тимер юлларының Казанга караган участокларын һәм янәшәдәге территорияне комиссия белән тикшерү оештырылачак», — диде Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков.

Аның сүзләренчә, республика территориясендәге чүплекләрне май бәйрәмнәренә кадәр юк итәргә кирәк.

«Муниципалитет һәм җир кишәрлекләре милекчеләренең чүплекләрен беренче көннәрдән үк ачыкларга һәм теркәргә кирәк. Аларның май бәйрәмнәренә кадәр бу чүплекләрне бетерү мөмкинлеге булырга тиеш», — дип искәртте министр Хөкүмәт Йортында узган брифингта. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X