Татарстанда тагын да суыта
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда тагын да суыта

Синоптиклар фаразы.

Иртәгә, 23 январь Татарстанда тагын да суыта. Һава температурасы иртән һәм төнлә -23 градуска кадәр төшәчәк. Урыны белән -28 градус булачак. Көндез бераз җылырак – -10..-15 градус. 

24-25 январьда төньяк-көнбатыш антициклоны йогынтысы нәтиҗәсендә һава торышы тагын үзгәрәчәк. Урыны белән кар явачак. Әмма бераз җылырак булачак дип ышандыра Республиканың гидрометеорология үзәге белгечләре. Көндез -7.. -12 булса, төнлә -12..-17 градус.  

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев