Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда «ТАТАРСТАР» халык онлайн шоуның яңа сезонына старт бирелде

22 июньнән Республикада «ТАТАРСТАР» халык онлайн шоуның яңа 3нче сезонына старт бирелде. Быел ул «ТАТАРСТАР. Наследие» дип атала.

Шоуда катнашучыларга татар телендә җыр башкарырга, татарча җырга бию биергә һәм татар телендә шигырь сөйләргә кирәк булачак. Тамашачылар фикере буенча иң күп тавыш җыйган катнашучы iPhone 12 Pro Maх телефонына ия булачак. Икенче һәм өченче урыннарда калучыларга iPhone 12 һәм iPhone 11 телефоннары тапшырылачак. «ТАТАРСТАР. Наследие» яңа сезоны ике этапта оештырыла: 
– Беренче этап - 7 июльдән 11 августка кадәр. Сайлап алу.
– Икенче этап - августтан сентябрьгә кадәр. Ярымфинал һәм финал.
«ТАТАРСТАР» онлайн шоуның 2нче сезонында жюрида Салават Фәтхетдинов, Винера Ганиева, “Волга-Волга” төркеме, Гүзәл Уразова, Илсөя Бәдретдинова, Лэйна һ.б. булган иделәр. 
Әйтик, шоуның беренче сезоны җиңүчесе Даниил Фёдоровка “Маяки” җырына клип төшерергә булышлык иттеләр. 2нче сезон җиңүчесе Дмитрий Зекуновка исә махсус җыр язып бирелде һәм клип төшерелде.  
«ТАТАРСТАР» онлайн шоуның беренче сайлап алу этабы 7 июль көнне сәгать кичке 7дә онлайн форматта күрсәтелә. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс