Татарстанда төлкеләр күбәйгән
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда төлкеләр күбәйгән

Чулман аръягы районнарында төлкеләр кешеләр яшәгән җирләргә курыкмыйча килә башлаганнар.

Тукай районының Мусабай авылында көпә-көндез төлке йөгереп йөргән. Чаллының Боровецкое авылына да кич белән төлке килеп чүплектә казынганын күргәннәр. Кыргый хайванны биредә яшәүчеләр таялар белән куып җибәргәннәр. Мөслим районы Карамалы авылында озын коерык бер хуҗалыкта 18 баш тавыкны буып киткән. Атаныш районында да кукруз уручылар төлкеләрнең гадәттәгедән дә күп булуын әйткәннәр. Шуны әйтәсе килә, әгәр төлке курыкмаса якын бармагыз, котырган булуы бар!

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Экология табигать чүп урам яшел урман һава пычрак смартфон

Нет комментариев