Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда ял көннәренә кадәр яшенле яңгырлар булачак

Татарстанның Гидрометеорология үзәге киләсе берничә көнгә һава торышы фаразын төзегән. Аның нигезендә, республикада көннәр атна дәвамында яңгырлы булачак.

8 июнь 6.00 сәгатькә кадәр республикада яшенле яңгырлар һәм көчле җил көтелә. Җилнең тизлеге кайбер урыннарда секундына 26 метрга җитәргә мөмкин, шул исәптән Казанда да. Төнлә һава температурасы +7..+14 гардус аралыгында булыр.

7 июнь көнне көндез +15..+20 градуска кадәр җылыта, 8 июньдә көндезен җылылык +12..+17 градус кына булыр дип фаразлана.

Пәнҗешәмбе, 9 июньдә, циклон төньяк-көнчыгышка китә. Синоптиклар бераз яңгыр фаразлый. Төнлә температура - +7..+14 градус, ә көндезен - +18..+23 градус көтелә.

Җомга һәм шимбә көннәрендә шулай ук яңгыр һәм яшенле явым-төшем булырга мөмкин, дип фаразлый синоптиклар. Көндез һава температурасы +19..+25 градуска кадәр күтәрелә, диелә хәбәрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев