Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда зиратка дип киткән ир-ат юкка чыккан

Бөгелмә районының Иркен авылында яшәүче ир-ат иртән-иртүк зиратка китә һәм кире әйләнеп кайтмый.

45 яшьлек икенче группа инвалидлыгы булган ир-атны туганнары башта үзләре эзләгән, икенче көнне генә коткаручыларга мөрәҗәгать итәләр.

Югалган кешенең якыннары ир-атның хәле кырда кисәк начарланып китүен фаразлый.Үзе белән телефоны булмавы да ачыклана. Авыл кешесен 7 нче зональ коткару отрядының дежур сменасы, 20 янгын сүндерүче, полиция хезмәткәрләре һәм җирлек башлыгы эзлиләр.

16: 13тә зыян күрүчене басу уртасында табалар. Ирне өзлегү белән хастаханәләргә салганнар, дип хәбәр итә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев