Татарстанга аномаль суыклар килә
Яңалыклар тасмасы

Татарстанга аномаль суыклар килә

Атна ахырында Казанда һава температурасы нормадан тыш 4-6 градуска кадәр төшәчәк

Шулай итеп, башкалада 10-13 градус салкын булыр дип көтелә. Татарстанның көнчыгыш районнарында һава температурасы 6-8 градус салкын булачак. Бу хакта Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд хәбәр итте. Синоптик фаразлавынча, якын арада Россиядә кар яву көтелми. “Әлегә кар юк, чөнки атмосфера басымы югары. Күзәтүләр күрсәткәнчә, кар җиргә бераз соңрак ятачак”, - ди Вильфанд.

Чыганак: https://matbugat.ru/news/?id=31057

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев