Татарстанлыларны кыска эш атнасы көтә
Яңалыклар тасмасы

Татарстанлыларны кыска эш атнасы көтә

Бәйрәм көне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов указы белән раслады.

Татарстанлыларны киләсе атнада дүрт көнлек эш атнасы көтә. Бу 28 июньдә  Корбан бәйрәмен бәйрәм итү белән бәйле.

27 июньдә, сишәмбе көнне, эш бер сәгатькә кыскара. Чираттагы ялдагыларның ялы озаккарак сузыла, 28 июнь отпускның календарь көннәре исәбенә керми.

Бәйрәм көне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов указы белән раслады.

фото: https://www.freepik.com

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Ял календарь

Нет комментариев