Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанның Баш ветеринария идарәсе «Алтын көз» бәйгесендә берничә номинациядә җиңде

Татарстанлыларның лейкоз һәм котыру чирләренә каршы көрәштә уңышлары билгеләп үтелгән

Мәскәүдә узган «Алтын көз-2020» чарасында Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе берничә номинациядә җиңүгә ирешкән, алтын һәм көмеш медальләр алып кайткан. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарстан территориясендә мөгезле эре терлектә лейкозны бетерүгә юнәлдерелгән чаралар планын эшләгән һәм гамәлгә ашырган өчен» номинациясендә татарстанлылар алтын медальгә лаек булган.

«Татарстан территориясендә котыру чире чыганакларын бетерүне оештыру» номинациясендә Татарстанның Баш ветеринария идарәсе, шулай ук, алтын медаль яулаган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X