Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татфондбанк һәм Интехбанк кредиторлары бердәм реестры булдырыла

Татфондбанк һәм Интехбанк инициативалы төркеме клиентлары мөрәҗәгате буенча әлеге банклар кредиторларының бердәм реестры булдырыла. Бу хакта Татарстан Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Искәртеп үтик, алдан Татарстан Арбитраж суды Татфондбанк, Интехбанк һәм Анкор банкларын банкрот дип таныды һәм конкурс эшчәнлеге башлануын җиткерде. Закон нигезендә каралган процедурада Татфондбанкны банкрот дип тану...

Татфондбанк һәм Интехбанк инициативалы төркеме клиентлары мөрәҗәгате буенча әлеге банклар кредиторларының бердәм реестры булдырыла. Бу хакта Татарстан Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Искәртеп үтик, алдан Татарстан Арбитраж суды Татфондбанк, Интехбанк һәм Анкор банкларын банкрот дип таныды һәм конкурс эшчәнлеге башлануын җиткерде.

Закон нигезендә каралган процедурада Татфондбанкны банкрот дип тану Иминият кертемнәре агенты иминиятенә эләкмәгән кредиторлар чират буенча акчалата компенсацияләр ала башлыйлар, дигән сүз. Искә төшерик, 30 мартта Россия Үзәк банкы банк кредиторлары таләпләрен кабул итә башлау турында хәбәр иткән иде.

Татарстанның элеккеге Премьер-министры Илдар Халиков Татафондбанк активларының максималь бәядән сатылачагын белдергән иде. Шуның белән бергә, Татарстан Хөкүмәте Татфондбанкта акчаларын югалткан эшмәкәрләргә ярдәм күрсәтеп килә.

Кредиторларның реестрга керү таләбе банкротлык эше каралганчыга кадәр үк керә башлаган иде. Әмма таләпләрне Татарстан Арбитраж суды конкурс эшчәнлеге әлегә ачылмаганлыктан кире каккан иде.

Реестрга керү турында мәгълүматны түбәндәге телефоннар аша алырга була:
Татфондбанк һәм Интехбанкның зыян күргән инициативалы төркеме: +7 (950) 310 71 67;
Татфондбанк һәм Интехбанкның зыян күрүчеләр берлеге: +7 (900) 324 72 11;
Татарстанның эшмәкәрләргә ярдәм фонды: + 7 (843) 524 90 90;
Татфондбанк һәм Интехбанк клиентларына ярдәм фонды: +7 (962) 556 39 41.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X