Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Татмедиа» басмалары тиражлары ярты ел эчендә 20%ка артты

«Татмедиа» басмаларының 2021 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе нәтиҗәләре буенча гомуми тиражы 19,6% ка арткан. Укучылар арасында республика һәм җирле газета-журналлар бик популяр. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы журналистлары белән әңгәмәдә “Татмедиа” АҖ генераль директоры Шамил Садыйков хәбәр итте.

Ул билгеләп үткәнчә, пандемия холдингның басма матбугат чараларын арттыруга комачау итә алмады. 
"Кешеләр басма продукция укый һәм моның белән актив кызыксынуларын дәвам итәләр. Бу интернет һәм социаль челтәрләр үсеше белән параллель рәвештә бара. Бүгенге көндә «Татмедиа» интернет-киңлектә бик күп проектлар тудыра, шул ук вакытта укучыларыбызның традицион басма һәм журналларга кызыксынуы югары дәрәҗәдә кала», – дип сөйләде Садыйков.
Ул шулай ук "Татмедиа" нәшриятында басылган газета-журналларның язылу һәм тиражлары буенча яңа статистиканы атады. Газета һәм журналларның тиражлары 20 %ка үскән. Медиахолдинг журналлары аеруча да яхшы эшләгән – монда язылуның ике тапкыр артуын теркәгәннәр. 
"Язылу кампаниясе нәтиҗәләре буенча "Татмедиа" басмаларының гомуми язылу тиражы 2020 елның икенче яртыеллыгында 190,4 мең нөсхәгә каршы 227,6 мең нөсхә тәшкил итте. Район һәм шәһәр газеталарына язылу күләме 120,8 мең данә тәшкил итә, республика газеталары буенча 33,1 мең данә (2020 елның шушы чорына карата үсеш 11,6 %). Журналларга язылу 73 мең нөсхәдән артып китте (узган елгы күрсәткечләргә карата 217%). 
Ул республика җитәкчелеге ярдәме белән бүгенге көндә "Татмедиа" төбәкне үз басмалары белән тулысынча диярлек колачлауга ирешә алды, дип ассызыклады – республиканың теләсә кайсы кешесе рус, татар, чуаш һәм удмурт телләрендә басма матбугат ала ала.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: басма матбугат