Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Татмедиа» журналлары һәм китаплары интернетта маркетплейсларда да сатыла башлады

Татарстанда гына түгел, Россия регионнарында яшәүче татарларга да маркетплейслардан милли матбугат чараларын сатып алу мөмкинлеге тудырылды.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыятендә чыккан татарча журналлар, китаплар һәм открыткалар Россия күләмендә эшләүче популяр маркетплейсларда сатыла башлады.
«Татмедиа»ның маркетплейслардагы интернет-кибетләре түбәндәге адреслар буенча урнашкан.
KazanExpress
Wildberries
Ozon
YandexMarket
«Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков фикеренчә, милли матбугатның маркетплейсларда сатыла башлавы, беренче чиратта, чит төбәкләрдә яшәүчеләргә яңа мөмкинлекләр ача. Татарча журналларның, шул исәптән халык арасында популяр булган «Сөембикә», «Казан утлары», «Салават күпере», «Сабантуй» һ.б. журналларның соңгы саннарын, шулай ук татарча кесә китапларын хәзер кыска вакыт эчендә кайтартып була.
«Соңгы арада сәүдә өлкәсе онлайнга күчеп бара. Әлбәттә, без дә бу эштән читтә кала алмадык, укучыларыбызга журналлар һәм китапларны җиткерүдә барлык мөмкинлекләрне кулланабыз», — диде Садыйков.
Мисал өчен, KazanExpress маркетплейсында сатып алынган татарча матбугат Димитровград, Екатеринбург, Ижевск, Йошкар-Ола, Түбән Новгород, Самара, Тольятти, Ульяновск, Уфа, Чабаксар, Чиләбе шәһәрләренә бер көн эчендә килеп җитә. Татарстан шәһәрләрендә дә әлеге маркетплейсның нокталары бар.
Wildberries маркетплейсы тагын да зуррак территорияне колачлый, аның пунктлары эре шәһәрләрдә генә түгел, район үзәкләрендә дә бар.
Хәзерге вакытта «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте маркетплейсларда сатылучы товарлар исемлеген киңәйтү белән мәшгуль. Якын арада бу кибетләрдә яңа китаплар сатуга чыгачак. Тулырак https://tatar-inform.tatar/news/tatar_world/19-07-2021/tatmedia-zhurnallary-m-kitaplary-internetta-marketpleyslarda-da-satyla-bashlady-5830817 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: басма матбугат

2
X