Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Түбән Кама ГЭСы күперенә капиталь ремонт үткәрәчәкләр

Биредә тәүлегенә 40 меңгә якын транспорт чарасы үтә.

М-7 трассасының Чаллыны урап узучы яңа участогын салып бетергәннән соң Түбән Кама ГЭСы плотинасына капиталь ремонт үткәрәчәкләр. Күпердәге машиналар агымы бераз бушамый торып, бу эшне башкару мөмкин түгел”, - дип белдерде Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов үзе катнашында оештырылган туры эфир вакытында. Аның сүзләренчә, дамбада шулай ук өстәмә тимер юл да салырга мөмкиннәр.

Чара барышында плотинаның инде 43 ел дәвамында яңартылмавы да искәртелде. “Биредә юлны гына түгел, ә тимербетон балкаларны да ремонтлыйсы бар. Шул ук вакытта юл хәрәкәтен дә чикләмәү мөһим. Белгәнебезчә, биредә тәүлегенә 40 меңгә якын транспорт чарасы үтә. Узган ел без биредә бер як юлны ябып, ремонт эшләре үткәреп караган идек. Тик бу күпләрдә канәгатьсезлек уятты, чөнки км-ларга сузылган юл бөкеләре барлыкка килде. Шуның өчен дә эшләр хәзер төнге вакытта гына алып барыла. 2024 елга кадәр, ягъни урау юл һәм Чулман елгасы аша яңа күпер салынып беткәнче, шулай эшләп торырга туры киләчәк”, - диде министр. 

фото: https://chelny-biz.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл ремонт