Театр артистларын бүләкләделәр
Яңалыклар тасмасы

Театр артистларын бүләкләделәр

Чаллының Оскары кемнәргә бирелде?

Чаллыда мәдәният хезмәткәрләре көненә багышланган тантанлы чара узды. Анда Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры артистлары лаеклы бүләкләр алды.

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, мәдәниятне үстерүгә керткән зур өлеше өчен Марсель Мөсәвиров Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының  «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнде.

Театрның әйдәп баручы артистларына Чаллының Оскары бирелде. Зөлфия Галиуллина – «Ел актрисасы», Равил Гыйләҗев –  «Сайланган юлга тугрылык», Илфат Әскәров – «Таяныч һәм авторитет», Инсаф Һидиятуллин «Дебют» номинациясендә җиңде.

 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


мәдәният артистлар Чаллы театры Олег Кинзягулов Әлфия КОГОГИНА Виталий Агапов

Нет комментариев