Теракт аркасында спектакльләр кичектерелә
Яңалыклар тасмасы

Теракт аркасында спектакльләр кичектерелә

«Сихерче» спектакле башка көнгә күчерелә.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдәге фаҗигале вакыйгалар сәбәпле бүген республикадагы күңел ачу һәм мәдәни чараларны уздырмаска кушты. 

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрының башкарма директоры Рәсим Хафизов әйтүенчә,  23 һәм 24 мартта спектакльләр булмаячак. "23 мартка билгеләнгән "Сихерче" спектакле 6 апрельгә күчерелә. Билетларны башка көнгә алыштыру өчен театр кассасына 25-31-77 телефоны буенча шалтыратыгыз", - диде ул. 

Фаҗигадә һәлак булганнарның һәм зыян күргәннәрнең якыннарына сабырлык телибез, кайгыларын уртаклашабыз.

Мондый хәлләр башка кабатланмасын иде.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


мәдәният Чаллы татар дәүләт драма театры

Нет комментариев