Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Театрның дәүләт бүләгенә лаеклы спектакльләре

Минемчә, бу спектакльнең авторы да, режиссер да, төп рольдә уйнаучы артист Рафил Сәгъдуллин да республиканың иң югары бүләге – Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә лаек.

Мәгълүм булганча, Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры Габдулла Тукай исемендәге республика дәүләт премиясенә дәгъва кыла. Коллектив «Шәһәр. Нокта. Брежнев» һәм  «Абага алмасы ачы була»  спектакльләре белән әлеге премиягә кандидатлар исемлегенә кертелде.

Шул уңайдан 1 апрельдә «Шәһәр. Нокта. Брежнев» спектакле премиянең комиссиясе һәм тамашачылар өчен күрсәтелде. Ике тәнәфес белән дүрт сәгатькә сузылган драма 1990 елларда Чаллыдагы яшьләр тормышын чагылдырды. Анда күңелле күренешләр дә, тетрәндерерлек вакыйгалар да күп булды. Спектакльдә башлыча яшь артистлар уйный. Әйтергә кирәк, алар барысы да үз рольләрен бик оста башкардылар. Алсу Гыйльманова, Зөлфия Галиуллина, Марсель Мөсәвиров, Илфат Әскаров һәм башкалар спектакльдә яшәделәр. Шуңа күрә беренче карашка озак тоелса да, спектакль бер сулышта үтте. «Пәрдә ачылгач бу ни микән диеп уйлаган идем, дүрт сәгать буе үзем дә шулар белән бергә яшәгәнемне сизми дә калдым. Башның миләре кайнап чыкты. Әле бүген дә уйланып йөрим. Режиссерга һәм артистларга бик зур рәхмәт», – диде шәһәрдәшебез Ләйсәния Гәрәева спектакльдән соң.

Комиссия әгъзалары: театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов, кинорежиссер Илдар Ягафаров, драманың авторы Шамил Идиятуллин да спектакльгә  югары бәя бирделәр. «Ансамбль бар. Артистлар режиссер Олег Кинҗәгулов   белән төгәл образлар тудырганнар», – диделәр алар.  

Драматург Равил Сабыр әсәре буенча куелган «Абага алмасы ачы була» спектакле – Чаллы татар дәүләт драма театры репертуарындагы иң яхшы спектакльләрнең берсе. 3 апрельдә аны комиссия һәм тамашачыларга тәкъдим иттеләр. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фаил Ибраһимов куйган спектакльне тамашачылар янә елый-елый карадылар. Бу спектакльдә Бөек Ватан сугышы елларындагы авыр тормыш, кешеләрнең бер-берсен әләкләшеп, төрмәгә утыртуы, сугыш ветеранының озак еллар паспортсыз, кадерсез булып яшәве тасвирлана. Минемчә, бу спектакльнең авторы да, режиссер да, төп рольдә уйнаучы артист Рафил Сәгъдуллин да республиканың иң югары бүләге – Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә лаек. Моны спектакльне караган комиссия әгъзалары да раслады.  «Бик шәп спектакль, тетрәнеп, елый-елый карадык. Артистларыбыз да оста уйный. Сәхнә бизәлеше, киемнәр, музыка – барысы да әсәрнең эчтәлегенә туры килә. Театр репертуарында шактый барса да, бу спектаклебезне  халык ярата», – ди Татарстанның халык артисты  Гөлүсә Гайнетдинова.

Халык мәхәббәтен, театр тәнкыйтьчеләренең югары бәясен алган бу спектакльләргә Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясен бирү буенча комиссия әгъзалары да гадел бәя бирер дип ышанасы килә.

Фотолар театр сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният театр комиссия