Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Телефон аша алдауның яңа төрле ысулы чыккан

"Үз-үзеңне җинаятьчеләрнең гамәлләреннән саклау өчен смартфонга номерны билгели торган кушымта куярга кирәк", - ди белгечләр.

Мошенниклар Россиядә яшәүчеләргә кәрәзле элемтә операторлары сыйфатында шалтырата башлаган, дип хәбәр итә ВТБ банкының матбугат хезмәте. 

Кешеләргә аларның шәхси кабинеты яки телефонына «башка кешеләр кергән» дип хәбәр итәләр, ә аннары, шәхси мәгълүматларны урлауны булдырмас өчен дигән сылтау белән ышнадырып, махсус USSD-команда җыярга кушалар.
Шулай итеп, абонент үзенең сим-картасында көйләүләрен мөстәкыйль рәвештә үзгәртә һәм СМС һәм шалтыратуларны мошенник номерына килә торган итеп билгели.

Үз-үзеңне җинаятьчеләрнең гамәлләреннән саклау өчен смартфонга номерны билгели торган кушымта куярга һәм таныш булмаган номерларга җавап бирмәскә кирәк, дип киңәш итә ВТБ банкының өлкән вице-президенты Никита Чугунов. Ә сөйләшү вактында әңгәмәдәшнең шәхесе турында бераз гына шик уянса да, әңгәмәне туктатырга кирәк.

фото: www.grozny-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: WhatsApp смартфон телефон мошенник закон интернет